Чуенчы- Чупан авылы-сугыштан алдагы еллар.

Ләйлә Галиәхмәт кызы Заитова Мәгариф ветераны.

Туган авылымның 100 еллыгына багышлана. Авылым тарихыннан кайсы бер хәтирәләр.

 Түбәндә язылган хәтирәләрдә нигездә килеп  урынлашкан көненнән алып, артабангы төпләнеп яшәп китүендә, ул вакытта бары тик рус халкыннан гына торган Зилаир районында , күрше татар-башкорт районы авылларыннан текә таулар, үтеп чыккысыз урманнар белән аерылып, бәйләнеш тоту, аралашу мөмкинчелеге булмаган төпкелдә үзенең гореф гатәтен, милли культурасын саклап калу гына түгел ныгыта үстерә баруында авылым тарихында төп рольны уйнаган җитәкче хәстәрләүче булган Заитовлар, Ждановлар Фахретдиновларның чиксез зур хезмәте алына.

Чуенчы- Чупан авылы халык теленда Кара Тәкә дип тә йөртелә. 1901- 1902 еллар. Башкортостанның кара туфраклы районнары Әлшәй, Дәүләкән поселоклары, Карамалы Чуенчы, Мәләш, Аеркул авылларыннан җир эшкәртеп яшәгән крестьяннар яңа иркенрәк җирләр эзләп тау- ташлы, урманлы, әле үзләштереп бетмәгән Урал сыртларына табан юл тотканнар. Төпләнеп гомер иткән урыннарында ян башына бүлә- бүлә җир инде дә туачак ир яннарына өлеш чыгарып бирерлек калмаган булган. Шул сәбәпле тәүүәккелерәк, эшлеклерәк ата- бабалар алда ян асрап яшәрлек яңа җирләр табуларына ышанып, өмет белән чыкканнар бу мәшәкатле авыр юлга.

Әйе, җиңел булмаган бу билгесез озын юл. Җир эзләргә, әйтеп үткәнемчә, арадан иң ышанычлы билгеле дәрәҗәдә грамоталы, эш чыгарырдай дип саналган, кешеләр сайланган. Алар дүрт тәгәрмәчле арбаларга хәллерәк атларны җигеп, үзләренә, атларына юллык азык түлек салганнар. Бу бик әһемиятле юлга юнәлучеләрне якыннары уңышлы юл теләп исән сау әйләнеп кайтуларын теләп озатып калганнар.

Җир эзләүчеләр атналар үтүгә хәзерге Зианчура районына килеп җиткәннәр. Бу якларда башкорт халкының  җәйге ямле көннәрдә мал белән күчеп йөри торган җәйләү җирләре күп булган.

Менә ни чаклы иркен җирләр бар икән нәсә доньяда. Исе акылы киткән җир эзләүчеләрнең иксез чиксез урман, тау, көмеш сулы чилтәр- чилтәр чишмәләр, ак балыклар чулт- чулт сикерешеп уйнаган чиста сулы елгаларны күреп. Менә кайда икән доньяның җәннәте!

Җирне хәзерге Трушино авылы урыныннан курсәткәннәр. Урманлы таулар кочагында, ямле Сүрәм елгасы буендагы иркен, тигез тугай, уңдырышлы кара туфраклы бу урын нишләптер охшап җитмәгән. Соңгары, яши башлагач бу урынның хәзерге Чуенчы- Чупаннан урынлашкан урыннан яшәр өчен һәр яклап күп тапкыр уңайлы булганлыгы күренгән билгеле. әммә ләкин эш үткән була. Җир хәзерге Чуенчы- Чупан авылы нигезләнгән урында билгеләнә. Сатып алучыларга иң охшаганы текә тауларга күтәрелгәндә яшел, кук, көрән, сары төстәге ялпак ташларның, алар теле белән әйткәндә » изү тезгәндәй» ягни татар хатын кызларының күлмәк изүенә төрле төстәге тесмаларны тезеп теккәндәй гаҗап матур күренүе булган. Хатта ул ташларны кайткач күрсәтер өчен, арбаларга кадерләп төяп тә алганнар. Тик озын юлдан арып, атлар йончый башлагач, Стәрле тирәләренә житкәч, кадерле ташларны берәм- берәм кәметә башлаганнар. Шулай соңгы ташка да чират җимткән. Бик кызганыч булган таш, тик нихәл итәсең.

Икенче бүлек.

Табылган жир, тирә- юндә кеше яшәгән урыннардан: Морак, Исянгол, Зилаир кебегерәк юллар килеп җиткән авыллардан 60-70 шәр км. ераклыкта ягьни : я таякка таяна- таяна җәяүләп, яки яхшы атларга җигелгән арбаларның артыннан этә- этә, һәм  дә атларны ял иттергәндә арба атны кире түбәнгә сөйрәп алып төшеп китмәсен өчен, тәгәрмәч астына арттан кулда әзер тотып килгән агач яки ташны яһәтләп кыстыра салып,шул рәвешле атларны тын алдыра- алдыра биек, текә ташлы тауларга күтәрелеп барырга кирәк булган.  Ә төшкәндә ат үзен үзе тота алмыйча түбәнгә мәтәләп китмәсен өчен, арбаның арткы тәгәрмәчен тәгәри алмаслык, җиргә ышкылып тормозить итеп барырлык итеп, арбага кысып, ныклап бәйләп куйганнар. Арбада килгән бала- чага, өлкән кешеләр тауларны төшкәндә дә, менгәндә дә хәвефсезлек чарасы кагыйдәләрен саклап, арбадан төшеп, юлның читеннән үз җайларына ипләп атлап барганнар. Арбада, яки ат белән янәш бер генә кеше, атны тотып баручы, көчлерәк исәпләнгән кеше генә калган.

Ямле   җәй көннәрендә тау башлары, итәкләре, тау аралары җиләк- җимешкә, дару үләннәренә бик бай: Мәтрүшкәнең ике төре, валериан чәчкәләре, иван-чай, бака яфрагы, көтүче сумкасы, кыскасы Башкортостанның » Кызыл китабына» кергән барча чәчкәләр, үләннәр, җир җиләге, каен, юкә, кура җиләкләре, искиткеч нәфис кызыл бөрлегән, ничәмә- ничә төрле авыруларга дава: мәләш, балан, шомырт, чия карлыган дисеңме! Йөзьяшәр имәннәрнең куышларында кырагай бал кортларының юкә, чаган агачларының һ.б. чәчкәләрдән, дару үләннәренең чәчкәләреннән җыеп тутырган алтын- сары балны әйтәсеңме! Кызыгырлык та шул!!

Әйе җәен бик ямле. Мал асрап була, җәйге эссе көннәрдә печән чапканда ятып эчсәң шифалы суларын челтерәтеп чишмәләр ага. Арыган, сусаганнарыңның эзе дә калмый. Бернинди газлы, буяулы суларның да кирәге юк. Юкка гына шушы авылга кыска гына вакытта мәктәп директоры булып эшләп киткән үзешмәкәр композитор , музыкант, җырчы Сираҗи Мәхмутов җырламагандыр: «Башка берни дә кирәкми, узем тапкан чишмәләрнең ятып эчсәм суларын».

Әйе, тәнгә көч, янга рәхәтлек, күңелгә тынычлык тула. Ә җиләкне эзләп йөрергә дә түгел.Тәү еллары яшь киленнәр, чибәр кызларның иртән сыер савырга чыкканда ак юкә кабыгыннан үрелгән чабата башлары табан астында өзелеп пешкән җиләк һутыннан кып- кызыл төскә керә торган булган. Ә алар җыеп тутырган каен тузыннан ясалган тырыслардагы күз явын алып кызарып пешкән, авыздан сулар китерерлек хуш исле, һутлы өлгергән җир җиләге белән тәмләп карлыган, кура җиләге, чия яфраклары кушып кайнаткан кайнар чәй эчеп җибәрсәң инде, тирләп- пешеп, кинәнеп китәсең, авыр эштән арып йончыганыңның  эзе дә калмый. Тәннәрнең, мускулларның авыртканнары язылып, изрәп китә. 100 яшәр имәннәр күләгәсендә, яшел-хәтфә палас өстендә, хуш искә тулган табигать  кочагында узе бер гомер түгелме! Менә шундый бай, кырагай табигать үзенә буйсындырган авылым кешеләрен.

Өченче бүлек.

Башлап килүчеләр арасында Заитов Шаһимөхаммәт белән Заитова Гөлйөземнәр семьясы да булган. Алар икеседә бик эшлекле, уңган, заманының алдынгы фекерле, акыл белән эш итә белгән кешеләре булганнар.

Шаһимөхаммәт картатай (минем әтинең әтисе була) мыктым урта гәүдәле, киң җилкәле көчле кеше була. Ә Гөлйөзем картинәй исә биек , таза гәүдәле, эре сөякле якты- ачык йөзле, акыллы, зиһенле, физик яктан да көчле күәтле булган. Аның бу сыйфатларын расларга түбәндә бер-ике мисал китерәм: бу җирләрнең кеше аягы басмаган, юл килеп җитмәгән төпкел булуына карамастан гражданнар сугышы башлангач, мында да тынычлык югала, аклар армиясы салдатлары килеп керә. Алар Магнитогорск ягына юл тоткан булалар, халыктан үзләренә азык- түлек, һәм озаттырырга атлар, кешеләр тәлап итәләр. Билгеле авылдагы хәллерәк күренгән йортларга фатирга туктаганнар. Гөлйөзем картинәй бердәнбер чибәр кызы Зәкия белән киленнәре Зиядә белән Разияны погребка яшергән. Ә уллары Хәҗиәхмәт белән Галиәхмәт йорттагы малларны куып, урман тау арасына киткәннәр. Йортта әби белән бабай гына йөргән. Салдатлар йорттагы кортлары гүләп очып йөрегән төп умарталарны күреп “бал кирәк” дип боерганнар. Кортны көпә- көндез, бал сорап йөдәтергә нельзя бит!- дигән карт. Салдатлар карт балны жалеет, не хочет угостить- дип бабайга коралларын терәгәннәр. Ә карт һаман да шәбәеп: “ Шәп булгач сам бери, не жалко дигән.

Теге солдат гайрәтләнеп умартага якынайган, көясен ачып җибәрүе булган йорт ачуы чыккан кортлар белән тулган. Ә уртада корт сырган салдат үрсәләнгән. Калганнар да угалана- угалана мыжлап жуылдаган, безелдәгән кортлардан кайда качарга белми мәш килгәндә, солдатларның хуҗалары офицер “немедленно старика застрелить” дип кычкырган. Ярый әле көтмәгәндә Гөлйөзем картинәй килеп чыккан. Хәлнең мөшкел икәнен сизгән карчык офицерга кечелелек белән: ” Сынок, старик дурак бит, ума нету, бер исәр карт өчен дәрәҗәгезне төшермәгез дип ак офицерның күңелен эретерлек тавыш белән морәҗәгәт иткән.

Ак офицер: ” Старуха правильно говорит, бер дурак өчен не стоит руки морать” дигән, шулай карт исән калган.

Тагы бер мисал: Урал төпкөле җиләк- җимешкә генә түгел, киек кошлар: кортлек, суер, бүдәнә, ерткыч хайваннар: аю, бүре, рысь, төлке, бурсык кебек җанварларга да бай булган. Алар иркен йөрегән йорт хайваннарына да һоҗүм иткәннәр. Кешеләрнең алардан төп саклану коралы булып имән агачыннан ясалган чукмар булып, бу коралны алар һәр вакыт үзләре белән арбада йөреткәннәр. Бик сирәк кешеләрдә мылтык булган.

Гөлйөзем картинәй урман, ерын, тугайларның әле кеше аягы басмаган тик ерткыч хайваннар гына эз салып үткән, күкрәктән үләнне ерып, авыл балаларын ияртеп җимеш җиләккә йөртүче бердәнбер карчык булгандыр могаен. Бу сәфәрләрнең соңгыларында миндә эләккәләп калдым. Картинәйгә ияреп йөрегәндә нинди шомлы, шикле күренгән урман, чокыр, ерыннарны гизеп үткәндә дә узеңне хавефсез сизәсең. Яныңда курку булмәс картинәй барда.

Урман акланнарында җимеш җыеп йөрегәндә ешь кына дияргә була төлке, бүре, хатта урман хуҗасы аюны да очратасың. Тик алар бала чага ияртеп изге ният белән йөреп яткан  әбигә игътибар итеп бармыйлар. Шулай да күзгә- күз очрашмаска кирәклеген искәртеп хәбәр бирәләр. Әби исә сак, сизгер сигналны тиз аңлый, балаларны, аларны куркытмас өчен хәйлә табып: “ бу тирәдә юнле җимеш табып булмастыр, әйдәгез балалар, тегеләй таба,”- дия хәвефле урыннан читкә алып китә.Шулай да җәйге ялбыр урман хуҗасы белән очрашырга тура килә. Очрашу бик күңелле булып чыкмый: Ерткыч гамсез генә утлап йөргән йорт үгезенә һөҗүм итә. Әби каушап калмый, аюны мылтык белән атып ала. Менә шулай кыю кешеләр килеп үзләштергән бу саңрау төбәкне. Бу урында алга китеп үземә картинәм Гөлйөземнән күчкән кайсы бер сыйфатларны әйтеп үтәсем килә. Юкка гына миңа “Гөлйөзем карчык” дип кушаматламаганнардыр. Мин шушы авылда туып үстем. 9-10 яшемдә агачыннан- агачына сикереп, тиен шикелле урманын теттем: Миләш, балан, шомыртын чүпләдем. Тау битләүләрендәге кырагай чия , җиләкнең кайда эре кызылы, кайда вагырагы, алырагы үскәнне сорты белән белә, август азагына чаклы тикшереп йөри идем. Өйдәгеләр :” ялгыз йөрмә эт кошка очырарсың, эзләп табып булмас дисәләрдә, мин бердә икеләнеп тормый, япа ялгыз тәбигатьнең һәр- бер ваклыгына исем китеп тикшереп күзәтеп йөрим, әй хозур да, бу тәбигать, кадерен белеп, һәр бөҗәкнең, һәр яфракның үзенчәлеген күрә алып, бер йөрүең үзе бер гомер түгел мени ул!

Сугыштан соң 15 яшемдә авылымнан 120 км.ераклыктагы Баймак районының Төмәс баш. педучилищасына ерткыч сукмаклары гына булган урман- тау юлларыннан аркама 2 потлы капчык асып, өч ел буе җәяүләп йөреп укытучы профессиясы ала алдым. Аркадагы кечерткән капчыгында, бөтен студент кирәк ярагы, һәм төп азык булып исәпләнгән киптерелгән бәрәңге, ә кулда каен туезыннан ясалган, катык белән тулы тырыс иде. Дистәләгән иптәшләр юл авырлыгыннан ачлыктан түзә алмый таралып бетттеләр. Диплом алганда мин авылымнан бер узем генә калган идем.

 Аннан соң Зианчура авылына эшкә килгәч тә чит җир, ят урманнар дип тормадым Иек буйларын буйлап, тугайларын, шырлыкларын гизеп кара бөрлегән , кызыл – кара карлыган, балан, берсе дә миннән яшенеп, качып кала алмады, гөмбәсен дә әрәм итеп ускән җирендә черетмәдем, җыйдым эш иттем, авыл халкын да өйрәттем.

Кайсы куаклыкта, кайсы тирәк төбендә нинди җимеш, нинди гөмбә үскәнен, бу җирләрдә гомер иткән кешеләр дә белмидер иде әле.

Әле миңа 70 яшь Одинцово районы дачаларының берсендә Мәскәү асты урманнарын япа- ялгыз кыдырып йөрим. Ял иткәндә менә бу истәлекләрне тәртипкә китерәм. Аллага шөкер!

Дүртенче бүлек

Хәзер авылымның тәүге периодына кире килеп язуымны давам итәм. Тау үренә көч- хәл белән күтәрелгән халык 100 яшәр агачларны кул көче, гади балта белән чабып аударалар, узләре уйлап чыгарган корамалларда көчле ирләрнең берсе үрдә икенчесе тубәндә тартып агачлардан такталар яралар; юкә агачының кабыгын төшереп, сарай өй башларын каплардай материалга әйләндерәләр. Шул рәвешле үзләренә , малларына буранлы, көчле җилле яңгырлы көннәрне үткәрерлек урын: өйләр, сарайлар төзиләр. Киселгән агач төпләрен, тамырларын җилкә белән төпләп , яшелчә иген чәчәрдәй җир эшкәртәләр. Тик таш өстендә җир катламы бик юка булганлыктан җәйге эсселәр башлану белән, ташлар кызып иген тамырлары бик тиз кипкән, икмәклек иген үстереп булмаган, шуңа күрә эссегә түземлерәк культуралар: тары,солы, арпа кебек ярмага яраклы усемлекләр белән шогелләнергә туры килгән. Бу үстерелгән орлыкларны юан агачларның эчен чокып ясалган килеләрдә төеп кабыгыннан аерганнар да, өйрә дип аталган ярмалы шулпа талкан пешергәннәр.

Зур ямалар казып, юан имән агачларын аударып, бүлгәләп тутырганнар, өстен туфрак белән каплаган чокырдагы агачка ут төртеп яндырганнар. Янган агачлардан эре күмер калган. Сүнгән күмерне , юкә кабыгыннан сугылган капларга тутырып озын юлга әзерләнгәннәр. Юл Оренбург далаларына , урмансыз якларга юнәлгән. Юлаучыларның өс киемнәре дә уңган хатын кызлар кулы белән, өй шартларында эрләп сугылган киндер материалдан, сарык җөненнән эрләп бәйләгән, киез итеп басылган, әйберләрдән тегелгән чикмән, оек, штаннан торган. Ачы җилле бураннардан да, карлы- бозлы яңгырлардан да шул киемнәр саклаган.

Күмерне дала халкы самовар кайнатыр өчен алган. Сәүдә уңай туры килгәндә күмер саткан агачка такта чәй , бер ничә кадак (кадак-400гр.) шикәр, күчтәнәчкә Оренбург калачы, тоз, шырпы, кебек кирәк- яраклар, хатын кызларга яулык, әбиләргә резина калош кебек әйберләр иң зур бүләк булган. Бу көндә гаиләдә зур бәйрәм булган. Чыпчык борыныдай ак шикәр кисәге, бер телем хуш исле калачтан да тәмле нәрсә бармы дөньяда!

Авырып китсәң  даруга юкә чәчкәләре кушылган мәтрүшкә чәе, киптерелгән яки туңдырылган мәләш, җиләк, балан кагы барлык авыруларга да дава бит! Тик менә апендицит кебек яһәт операция кирәк булган авырулар гына яше- картына карамый , күпләрне вакытсыз мәңгелек дөньяга алып киткән. Ул заманда бу саңгырау җирдә врач, медицина, операция- кебек сүзләр бик сирәк ишетелгән. Суык тисә бурсык, аю, каз мае, ат казысы, юкә балы давалаган. Дарулары бер якта торсын.

Бишенче бүлек.

Еллар үтә тора. Авылда таштан зур булмаган магазин да төзеп куялар. Аны авылның мулласы Жданов Мөхәмәтвагиз төзетә. Магазинда сату эшен бердәнбер улы Әхмәтфаиз алып бара. Ул куе кара кашлы, Зәңгәр күзле, чибәр егет. Сату өчен Оренбург, Төзтүбә базарларыннан: чәй, шикәр, энә- җеп, сабын, тоз, һ.б. вак төяк көндәлек- көнкүреш өчен кирәк булган әйберләр алып кайтыла. Авылда акча дигән нәрсә булмаганлыктан товар күкәй, май кебек продукталарга алыштырылган. Ә күкәй- май шәһәр базарында акчага әйләндерелгән.

Жданов Мөхәмәтвагиз мулла хәстәрлеге, Оренбургта яшәүче Җиһангир һәлфә ярдәмендә авылга мәчет төзелә. Мәчет төзүдә авылның барлык халкы кул көче, физик хезмәте белән катнаша. Мөхәмәтвагиз мулланың олы кызы Зияда билгеле бер дәрәҗәдә укымышлы була. Ул авылның кыз балаларын җыеп уз өендә гарәп алфавиты белән таныштыра, өй, йорт, кул эшләренә өйрәтә. Әдәп, инсаф, тәүфик төшенчәләрен аңлата. Чисталык, пөхтәлек, тәрбияле яшәү кагыдәләренә өйрәтә. Аны авыл халкы ихтирам белән остабикә дип йөретә.

Менә җир тетрәтеп илдә революция башлана. Аның шаукымы булган акылын, физик көчен эшкә җигеп яшәргә тырышкан, авыл халкы арасында хәллерәк дип исәпләнгәннәренә көтмәгәндә зур әфәт булып ябырыла.

ЗАИТОВ ХӘҖИӘХМӘТ

Ә күбрәк йоклап, кәеф- сафа сөреп, эш белән әзерәк шөгелләнеп яшәүчеләр ярлы- ябагага әйләнеп үрдә әйтелгәннәргә көнчелек белән карыйлар. Бу катлам репрессия, раскулачивание периодында зур активлык күрсәтә. Шуларның берсе итеп Валиуллин Вахапны әйтергә була. Калганнарын балалары, оныкларының хәтерен саклап атап әйтәсем килми. Шундыйлар доносы белән авылның иң уңган, иң кешелекле, эшлекле, хәстәрле, иң аңлы белемле катламын полный ходка юкка чыгару башлана. Шулай итеп бу чор Заитовлар, Ждановлар фамилиясына зур гына ущерб китерә.

Жданов Мөхәмәтвагиз мулла бер нәрсәсез өеннән чыгарыла. Йорты, өйе, мал- туары,өй эчендәге барлык вак төяген баягы ярлы ябага дигәннәр үз- ара талаша- талаша бүлешәләр. Ә мәчетнең манарасын шул ук баягы бәндәләр җир  тетрәтеп бәреп төшерәләр. Мөхәмәтвагиз мулла улы Әхмәтфаиз, килене Фатима белән Күгәрчен районына чыгып китә.

Бу чорда Шаһимөхәммәт картатай донья куйган була. Аның өч улы: Шаһиәхмәт, Хаҗиәхмәт, Галиәхмәт Заитовлар үз аллы дөнья кора башлаган булалар.

Олы улы Шаһиәхмәт шулай ук репрессияга дучар була. Мал- туарын, 2 бүлмәле такта башлы агач өен конфесковать итәләр. Хатта кызларының башларындагы үз куллары белән кәҗә мамыгыннан бәйләп ябынган шәлләренә, асларына җәеп утырган җөн киезгә чаклы тартып алалар. Бу геройлар күзенә эләккән барча әйбер алар хөкеменә күчә. Бабай әбие Мәгафия, улы Габделәхәт һәм кызы Зәйнәп белән Күгәрчен районының Иняк елгасы буендагы 4-5 өйдән генә торган Кызылташ авылына барып сыеналар. Юкә кабыгы белән ябылган кечкенә генә бер- ике тәрәзәле  бер ничә өйдән торган бу авылда саф сулы тау чишмәләрен ияртә- ияртә, көмеш тәңкәләрен ялтыратып, бәрде, багыр балыкларын су өстендә сикертеп уйната- уйната тау ташлар арасыннан үзенә юл язып агып яткан иняк елгасы буенда яшәргә мөмкин була. Табигатьның бу гонахсыз, йомарт кочагында балык тотып, чия, җиләк, шомырт кебек җимешләр җыеп, валериан тамырлары, һәм башка дару үләннәре, киптереп тапшырып яшәп китә семья. Яңадан матур, донья корып, мал асрап умарта үрчетеп эшсөяр семья әңәлгедән мул яши. Уллары Габделәхәт ватан сугышыннан исән кайтып авылында балалар укыта. Ә Хәҗиәхмәт Заитов Жданов Мөхәмәтвагиз мулланың олы кызы Зиядәга өйләнеп дөньяның бик күп каршылыкларына каршы тора алып, җиңеп чыгарлык көч табып озак гомер итәләр.Тик үз балалары булмый. Энесе Галиәхмәтнең ишле семьясына ярдәм иткәләп гаилә тормышларына бизәк кертәләр.

Ә Галиәхмәт Мөхәмәтвагиз мулланың икенче кызы Разияга өйләнә. Шулай итеп бу ике семья уртак мәшакатьләр белән тату гомер итәләр.Хәҗиәхмәт егет вакытында Оренбург шәһәрендәге “Караван Сарайга” йөреп белем ала. Җәен казах  далаларында казах балаларын укыта. Хәстәрләгән средствосына кышын Оренбургка кайтып үзе белемен арттыруын давам итә. География, математика фәннәрен үзләштерә. Репрессия чорында Күгәрчен районы Күгәрчен авылына китеп торырга мәҗбүр була. Күгәрченгә киткәнче ул авылда башлангыч мәктәп ачтырып татар телендә балаларны укыта башлаган була.

Мәктәп хезмәтен манарасы бәреп төшерелгән мәчет үти. Бу бина 1975 нче елга чаклы бу яңа бурычын мөкәддәс башкара.

Ч-Чупан авылының 8 еллык татар мәктәбе(элекке мәчет бинасы).

Соңрак мәктәп 7 еллыкка әйләндерелә. Чуенчы-Чупан тулы булмаган урта мәктәбе дип йөретелә. Бу Зилаир районында татар телендәге бердәнбер мәктәп булып авыл балаларына төпле белем, һәрьяклап ныклы тәрбия районда күренекле мәктәп саналып китә. Мәктәпнең балаларга физик тәрбия бирү материал базасын булдыру максатында җир участогы булдырыла. Мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләр белән мәктәп биологы Хөсәен( фамилиясе исемдә калмаган) Москвада ВДНХ да катнашу дәрәҗәсенә ирешә. Участок Мәләш урамының Карамалы як рәтендә урта төштә елгага чаклы урын ала иде.

Түбәндәге фотографияда шул еллардагы укытучылар коллективы, сулдан уңга:

  1. Шарипова Гаффә (физ-мат)
  2. Муратов Әхмәт (директор школы)
  3. Заитов Хәҗиәхмәт (завуч, геогр.)
  4. Фахретдинова Каемә (татар.яз.)

артта

  • —————— Сираҗетдин (физрук)
  • Фахретдинова Фәтхия (башлангыч класлар)
  • Муратова Гаффә
  • Фахретдинова Мәдинә

Коллектив күрше Күгәрчен авылы җиде еллык мәктәбе белән соц. ярыш үткәргән. Ике мәктәп коллективы делегациялар җибәрешеп уз- ара эш барышы белән танышып ярыш договоры пунктларының үтәлүен тикшереп торалар.

Продолжение смотрите на страницу » ЧУЕНЧЫ- ЧУПАН АВЫЛЫ-СУГЫШ ЕЛЛАРЫ».

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.