БАШКОРТОСТАН ТАТАРЛАРЫ

Дуслар, якташлар! Башкортстанда туган күренекле татарларны барлыйбыз. Бүген сезгә Габдулхай кызы Флёра Шарипова турында татарча кыскача мәглүмәт бирәм. Фахретдинов Мөнир Әхмәлетдин улы.

Флера Шарипова

Шарипова Флёра Габдулхаевна

СИБЕЛГӘНБЕЗ

Борчак кебек сибелгәнбез бөтен җиргә,

Төрле илләр йогынтысы безнең телдә,

Тик, барыбер, татар теле, әнкәй теле

Җаныбызда, каныбызда, телебездә.

Борчак кебек катыбыздыр кайчак, ләкин

Әрсезлек тә безгә хастыр, гадилек тә,

Тик җаннарда иман нуры,сафлык хисе!

Күңел өнди татулыкка, гаделлеккә!

Тәнебездә ага әле татар каны

Җуйдырып та, үзгәртеп тә булмый аны!

Дәү әбинең бишек җырын, әнкәй телен

Тумыштан ук сеңдергәндер татар җаны….

ШАРИПОВА ФЛҮРӘ шигыреннән өзек.

1963 елның 25 март көне. Көткән җәйгә  мул уңыш вәгъдә итеп җиргә уралып-уралып кар ява. Юлларны калын кар юрганы каплаган. Буран карга эше юк, шүл көндә бер сабый дөньяга чыгарга ашыга. Сабыйны авылның Бану исемле бер әбие ул чорда әйтергә тыелган “БИСМИЛЛӘ” сүзен пышылдап кына әйтеп иманлы кулына ала: -“Хуш киләсең, балакай, якты дөньяга, гомер юлың якты булсын”- инде дип тели.Бу хәл Башкортостанның Зилаир районында урынлашкан Чуенчы Чупан дигән татар авылында була. Ч-Чупан авылы текә таулар, үтеп чыккысыз урманнар белән капланган бер төпкелдә урынлашкан.  Чуенчы- Чупан авылы халык теленда Кара Тәкә дип тә йөртелә. 1901- 1902 нче елларда Столыпин реформасы үткәрелгән заманнарда, безнең әби-бабайлар Башкортостанның кара туфраклы районнары Әлшәй, Дәүләкән поселоклары, Карамалы, Чуенчы, Мәләш, Аеркул авылларыннан эшкәртергә җир калмаганлыктан яңа иркенрәк җирләр эзләп бу якларга тау- ташлы, урманлы җирләргә килеп чыгалар. Бу якларда җәен бик ямле. Мал асрап була, җәйге эссе көннәрдә печән чапканда ятып эчсәң шифалы суларын челтерәтеп аккан чишмәләр күп. Урманнарында төрле җәннекләр, аю һәм бүре кебек ерткычлар да күп була ул заманнарда. Көзләрен авыл ир-аты суер, көртлек, бүдәнә дигән кошларга ауга йөрергә яратканнар. Сүрәм, Әнәк, Казмаш, Әвәшле дигән тау елгаларында чабак, бәрде, багыр, шамбы, шүкә дигән балыклар да күп булган. Әммә авылның зур юллардан бик ерак булуы сәбәпле бу җирләрдә яшәп китү безнең әби- бабаларга җиңел булмаган, әлбәттә. Үзегез әзрәк уйлап карасагыз  күз алдыгызга китерә алырсызмы икән, ул вакыттагы күченеп йөрү яфаларын. Минем уйлавым буенча, халык сатып алынган бу яңа җиргә июнь айларыннан да алда күчә башламагандыр, чөнки урман арасына килеп яши башлар өчен көннәрнең елынганын көтмичә булмый, ни дисәң, килеп керергә әзерләп куйган өйләр юк, ә бит килүчеләр бала- чагаларын, мал- туарларын, кош-кортларын, юк бар өй җихазларын, барын да алып килергә тырышканннар. Бу яңа җир күчеп киткән җирләреннән кимендә 400 км арада. Ул вакытларда хәзерге асфальт юллар юк, бик сирәк арба уткән юллар гына булган. Килеп җитү белән малларны, кош-котны кәртәләп алган җирләргә япмасаң, алар урманга таралып бетә Һәм алар кыргый җәнлекләргә алып килгән күчтәнәчкә генә әйләнә. Шунлыктан, минемчә, халык тәүдә мал-туарын урнаштыргандыр, үзләре, күрәсең, печән япкан кушлар ясап, шул кушларда яшәгәннәрдер һәм үзләренә кышны каршыларга землянкалар  төзегәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки 3-4 ай эчендә бураган өйләр салып өлгерегә бик сирәк гәиләләрнең гына көчләре җиткәндер бугай. Чупан авылы тау башында урнашканлыктан, анда ноябрь аенда инде кыш башлана.Ул якларда кыш бик карлы- буранлы, авылда медпункт та, магазиннар да, мал врачлары да, телефон да юк бит ул чакта. Урыслар әйтмешли, более менее  зур авылларның иң якыны Зилаирга 45 км, бураннар чыгып юлларны кар басып китсә, әлеге вакытта да бер ничә көн дөньядан аерылып яталар.

Бу урманнарда әлеге вакытта да кырагай ерткычлар да, кешеләр белән очрашырга яратмаган, кошлар да яши. Бер ничә ел элек кайтканда юлда безне торналар каршылады.

Менә шундый вакытларда, шундый кырагай урыннарга килеп яши башлаганнар безнең әби-бабаларыбыз.Шулай да безнең татар халкы бер нинди авырлыклардан да куркмаганлыктан, бу төпкелдә дә каушап калмаганнар.Кышны исән-сау үткәреп яши башлаганнар, матур итеп өйләр бурап кергәннәр, мал сарайлары салып мал тота башлаганнар, бал кортларын умартага ябып баллы булганнар. Авыл халкы бергәләшеп авылга мәчет тә төзеп куйганнар. Ул мәчет революциядан соң мәктәпкә айләндерелгән.

Ул мәктәпне миндә 1962 -1970 елларда тәмамладым, мин укыган елларны Флүрәнең әтисе Гадулхай абый безне математикадан укытты, рәсем дәресләре алып барды. Мандолинада уйнарга өйрәтү кружогы алып барды. Безнең мәктәп укытучылары гаҗәп кешеләр иде, але бары турында да язып бетереп булмый, ә әтисе турында Флүрәнең үзенең сөйләгәннәрен астагы роликтан тыңлагыз.


Менә шундый татар авылында дөньяга килә Флёра Габдулхаевна.  Ч-Чупанның 8 класслы татар мәктәбен тәмамлагач Уфа шәһәренең беренче педагогогика училищесендә белем ала.  Училищене беткәч Зилаир поселогында һәм Баймак  шәһәрендә балалар бакчасында эшли.
В 1989 нчы елны БГПИ ны бетереп чыга.  Баймак шәһәренең 3нче мәктәбендә рус теле һәм литературасын укыта, Уфа шәһәренең 308 нче садигында – воспитатель, 234 нче садигында – старший воспитатель;  БИСТ (АТИСО) да – редактор булып эшли.
Флёра Габдулхаевна — җырчы, шигырьлар, музыка яза, рәсемнәр иҗат итә.
Ул 300 җыр яза, аның җырларын Башкортостанның, Татарстанның, Москваның популяр җырчылары башкаруында күп концертларда күрергә , шулай ук радиодан һәм телевидениедән карарга, тыңларга була.
2013 нче елны Хусаин Ахметов исемендәге Башкорт Дәүләт филармониясында һәм 2018 нче елны ГКЗ”Башкортостан” да  үзенең  иҗади концертларын үткәрде.

Рәссам буларак  “Любимые художники Башкирии” дигән проектта катнашып Флёра Шарипова “Самородки” номинациясында җиңеп чыкты һәм “Любимые художники Башкирии”конкурсының иң беренче бүләге “Художественный оскар” ны яулап алды һәм анарга фамилиягыз язылган флаг северный полюста беркетеләчәк дигән Сертификат бирелде.

Флёра шагирә буларак шигырьләр язуын дәвам итә, Аның шигырьләре Башкортостанның газета, журналларында бастырыла. Ике шигырьләр җыентыгы бастырылды:

“Йырҙарым Һеҙҙең өсөн” (2013г.),
“Кардан чәчкә күзләдем” (2018г.).

Күп мактау дипломнары белән бүләкләнгән.
Гатарстанның үзэшмәкәр композиторлары фестиваленың лауреаты.

Татарстан Рспубликасының «Радио Булгар» музыка премиясы Лауреаты
«Любимые художники Башкирии» конкурсының премия лауреаты;
Үзэшмәкәр композитор буларак Татарстан Республикасында «Яшь йөрәкләр» дигән татар җырлары фестеваленың лауреаты ;
Татарстан Республикасында “Яңа татар җыры” дигән конкурсының махсус премиясы лауреаты..

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.