Ч-Чупан авылы-сугыш еллары

Ләйлә Галиәхмәт кызы Заитова Мәгариф ветераны.

Туган авылымның 100 еллыгына багышлана. Авылым тарихыннан кайсы бер хәтирәләр.

Алтынчы булек.

Бу урында чират буенча Заитов Шаһимөхәммәтнең өченче улы Галиәхмәткә киләбез. Ул безнең семьяда 5 кыз  һәм бер ир бала була. Илдә колхозлар тозелә башлау белән әти дә арба- чана кебек авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган инвентарьларын ат, сбруйларын, сыер малларын үзе семьясы белән коллектив хуҗалыкка языла. Иң тәү төзелгән “Кызыл Сәрәшле” крестьян хуҗалыгының җитәкчеләренең берсе була. Һәм хатыны Разия, кул арасына керә башлаган улы Әсхәт белән өчәүләп баштан аяк колхоз эшенә чумалар. Соңгары авылда 4 бригадалы зур гына колхоз төзелә. Әти шул бригадаларның артта кала башлаган һәрберсенә бригадир итеп күчерелеп йөретелә. Кеше белән ипле сөйләшә белә. Һәркемнең хәленә кереп, колхоз файдасына да зарар килмәслек итеп, җаен табып, любой вопросны хәл итәр булган.

Шулай итеп әниебез Разия, 14-15 яшьлек улы Әсхәт, әтиебез йортны- малны, вак- төяк 4-5 баланы, картинәебез Гөлйөзем карамагына калдырып ел әйләнәсенә: кара яздан, кара көзгә чаклы колхозның һәр эшендә урманнарда корылган куышларда куна- төшә ятып хезмәт итәләр. Ахырда әниебез көзге карлы- буранлы, яңгырлы көннәрдә юешләнеп туңып: “ икешәр норма тутырам, бригадир хатыны беренче булып калганнарны ияртеп эшләргә тиеш дип эшли- эшли үзенә гомерлек авыруга юлыкты.

Бөек ватан Сугышы башланганда әти һаман вазифасында иде. Әсхәт абый 7 класны тәмамлап Баймак шәһәрчегендәге горный техникумга укырга кергән иде.

Немец илбасарлары Москвага якынайган көннәр, һәр салдат кулына гади мылтык та җитешми. Верх.главнокомандующийның: ”Стоять  насмерть!”- дигән приказы чыгарылган көннәр.

Авылның ир корына кереп, 50 яшькә җитеп килгән, акылы утырып, типсә- тимер өзәрдәй 20 ләгән ир узаманнары ут эченә чакырыла. Аларның һәрберсенең өендә 5-6 бала сабые елап кала. Китеп 3-4 ай үтүгә аларның һәрберсенең туган җирләрен, газиз балаларын кабат кайтып күрә алмасын раслап, кара кайгы кагазлары килә башлады.

Әйтергә кирәк берсе дә диярлек исән сау әйләнеп кайтмады.

Бу көннәр сугышның иң аяусыз 1942 нче елның январь-март айлары иде, 40 градус салкыннар кичергән көннәр.

Ялангач йодрокларын йомарлап, күкрәкләрен киереп, тешләрен кысып, өсләренә ябырылып, ут сиптереп килгән танкларга каршы баскан, үз гәүдәләренә бәйләнгән яндыргыч шешәләр белән ” илем- йортым, балаларым өчен дип танклар асланыра ташланган, “геройларча һалак булган” ирләр- шулар иде. Менә аларның исемнәре:

Заитов Галиәхмәт Шагиәхмәт улы

Губайдуллин Гали

Нурмухаметов Вәли

Фахретдинов Гайзетдин

Галлямов Миннебай

Барысының да исем фамилиясы исемдә калмаган.

Әйе боларның берседә, хәтта гарипләнеп тә әйләнеп кайта алмады.

Барлыгы безнең авылдан 130 кеше сугышка алынып, 83 ир фронттан әйләнеп кайта алмады.

Ч-Чупан авылында сугыш каһарманнарына куелган һәйкәл.

Ч-Чупан авылында сугыш каһарманнарына куелган памятьник. Ә бит өйдән чыгып киткәндә аларга газиз балалары, яннарына якын кешеләр белән юнләп хушлашып, бәхилләшеп дигәндәй китәргә дә мөмкин булмады. Картинәйләр сөекле улларын югалтып гомерлек кайгыга батты.

Әтиләрне сәгать төнге 3 ләрдә озаттык. Шуңа чаклы алар кохоз эшендә, ачыклап әйткәндә авылдан  70-80 км ераклыктагы Кананикольск урманнарында “бүрәнә тарталар” иде. “ Повестка” килгәч аларны чак алып кайтып өлгерттеләр. Өйдә көтә идек. Юлга дип, әни сухари кебек озаккарак түзәрлек ризыклар әзерләгән була. Үзе өзлексез мыш-мыш елый. Без балалар да нишләсәк тә килештермибез. Әтигә юлга бияләй, носки бәйләп өлгертергә тырышабыз. Көннәр бик суык. Кулы бармаклары өшемәсен!!  Бияләйне җылырак булсын дип җөн кушып, калын итеп, мылтык тотарга ике бармагын аерып, носкины да аяклары туңмаслык, җылырак итеп бәйләп өлгертергә тырышабыз. 90 яшен тутырган Гөльйөзем картинәй дә иң кече улын, Галиәхмәтен сугышка әзерли. Үзенчә бөтен белгән догаларын укып, алладан улын саклавын, исән- сау әйләндереп кайтаруын үтенә. Китүчеләр бер- ничә атка бүленделәр. Атлар артыннан ияргән сабыйлары,  семья йөген үз җилкәләренә күтәреп калган хатыннары белән соңгы тапкыр саубуллашалар.

Авылыма әйтәсе тагын бер рәхмәтем шул: әйткәнемчә 40 градуслы салкында, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, буранлы җиде төн уртасында, гәмсез йоклап ятмый, бөтен авыл халкы, олысы- кечесе озата җыелган, берәүләр “юлга” дип соңгы кисәк ит, май, корт кебек ризыклар китергән. Бигерәк тә: әле сугышка китергә яшьләре җитеп өлгермәгән үсмерләр үзләре бер чана булып, гармоньнарын полный ходка, әгәр мөикин булса, фронтның үзенә җиткәнче ишеттерергә тырышкандай яңгыратып, үзәк өзгеч моңлы көйгә сыздырып, озата килгәннәр.

Бу урында әле дә мәгаен авылының өлкәнерәкләренең хәтерләрендәдер, Миргалины әйтеп үтәсем килә. Ул уйнап җибәрсә: авыр хәлдә авырып яткан кеше дә урыныннан торып утыра иде.Менә шул Миргали җитәкчелегендә яшьләр төркеме 40-50 км. буйы бармакларының аруын- туңуны сизми әтиләрне соңгы юлга, кадерле кешеләре, гомер иткән җирләреннән соңгы юлга озаттылар. Ул егетләр үзләре дә берен- бере озата- озата фронтка китеп беттеләр. Һәм күбесе әйләнеп кайта алмадылар. Әтиләрнең гормонь моңына кушылып:

Без илләрдән чыгып киттек

Инде ярты төн җиткәч

Исән булсак бер кайтырбыз,

Немец Үзенә киткәч.

Без төзегән күперләрдән,

Ипләп кенә үтегез.

Йортны илне туздырмагыз,

Онытмагыз, көтегез!!

Дип җырлаган җырлары әле дә колагыма ишетелә кебек.

Олылар маяк үренә үрләп, болай да караңгы төндә, тиз күздән югалдылар. Тик озатып калучылар, өшеп – туңуларын сизми, бер- беренә сыенышып авыл башында бер йомгакка йомарланып торуларын дәвам итә.Салкын һаваны ярып чыжлаган чаналар табаны тавышы белән бергә йөрәк өзгеч гармонь моңына кушылып килгән бу җырны ут эченә киткәннәрнең исән калганнарга васыяты икәнен күпләр аңлый, күңеленнән үзенә: онытмам, көтермен ди, үксеп- үксеп елыйлар иде.

Әниләргә саулыклары нинди булуга карамастан, итәк тулы сабыйларын ачка үтерми үстерү, кеше итү, илне, солдатны икмәкле итү, киендерү бурычы йөкләнде.Аяусыз сугыш астыннан эвакуировать итеп килгән ач- ялангач кешеләрне сыендыру, хәлеңнән килгәнчә ярдәмләшү кебек бик күп мәшәкать шул ук әниләрнең нәфис җилкәсендә иде.12-13 яшьлек без балалар, 60-70 яшьлек карт- корылар әниләрнең төп ярдәмчесе , киңәшчесе идек.

Абыебыз Заитов Әсхәт сугышның тәүге көннәреннән үк, техникумда укып йөрегән җиреннән, армия сафына алынды. Сугышның башыннан соңгы көннәренә чаклы канлы сугыш эчендә кайнады. 9 тапкыр яраланып госпитальдә дәвалана, яралары бетәшә башлагач яңадан фронтка җибәрәләр.

Заитов Әсхәт

Заитов Әсхәт Галиәхмәт улы. Сугышны капитан званиясында тамамлый. Орден, медальлар белән наградлана. Сугыштан соң Выборгта запаста була. Кайтып әниебезне куандырырга насип булмый. Үсмер чагында ” комиссар булам” дип хыялланган чая, чибәр егет, җырчы үсмер дисәк тә була, яшьтәшләре арасында абруйлы, гаҗәеп оештыру сәләтенә ия булган. Тәуәкәллеге, кыюлыгы белән авыл яшләрен үзенә ылыктырып, үзенә бер команда оештырып, эштә дә, күңел ачуда да бирешмәгәннәр. Әле миңа 70 яшь . Минем күз алдымда, миңа 7 яшь булганда, абыемның кулына каен себеркесе тотып авыл клубы сәхнәсендә: “Җен күрдем” дигән шигырьне сөйләп, озын көн буена эреле- ваклы донья мәшәкатьләре , колхоз йорт эшләреннән арып йончыган халыкның барлык арыганнарын онытып шау- гөр китереп, клубны күтәрередәй итеп көлдерде.

Шигырьдә мондый юллар бар иде:  “Җен күрдем”

Тоттым себерке, киттем мунчага

Барып кердем мунчага, мендем ләүкәгә

Күзем төште ишеккә

            Ишектәге тишеккә

(бу урында хәтерләмим)

Азагы болай дип бетә иде: ….   үзебезнең күк кәҗә!

Бу шигырь ул заманда юк- бар, җен- шайтанга ышану- искелек калдыгы, аңлы- белемле булырга кирәк, җен шайтаннар гамәлдә юк нәрсәләр- дигән магнәне аңлата , үзенә дә халыкның миесен аңлылыкка юнәлтә булгандыр.

Сугыштан җибәргән бер хатында:

Ай яктылары моңайта

Минем күңелләремне

Их, кайтарып алыр идем,

Үткән гомерләремне,

дигән җырын язып куйган иде.

Ул җырны ул Галиябану көенә ерларга ярата иде.

Урманда куышлар корып, җәйләр буе шунда яшәп, иртә таңнан торып эшкә тотынуы әле буыннары ныгынып өлгермәгән үсмерләргә бик тә рәхәт булмаган билгеле. Менә шунда инде бригадирга бик зур ярдәм булган бу урман яңгыратып җырлап җибәрү. Иртәнге чыклы таңда, салкынча һавага торып чыгарга иренеп үтыручылар яһәт сикереп торыр булган.” Ана бит, Әсхәт җырлый, мин нишләп ятам әле!

Әниебез Разия Заитова

Гөмере буе бердәнбер газиз улын, әтиебезне көтә- көтә көн- төннәрен үткәрде. Гомеренең соңгы елында да ирләрчә дөнья көтеп, соклангыч гомер итте. Хәсрәт кайгысын сиздерми кичерә белде. 6 баланы ач ялангач итмәде, сорандырмады. Укытырга, юнле яшәрдәй юлдан яздырмаска тырышты. Уңганлыгы пөхтәлеге белән билгеле булды. Сугыштан исән кайтып, үз гаиләләрен исәпкә- санга сукмый, ирсез ятим тол калган күп санлы ирсез хатыннарга исләре китеп яфалаган сөмсез ир затларына каршы торырга да көче җитте.Шул аркада күпме җафа чигеп, күпме җәбер күреп, бирешмәскә, сынмаска тырышып гомер итте.

Без кызлар, һәр кайсыбыз көчебездән килгәнчә, әтидән калган йорт- җирне юкка чыгармаска, таратмаска тырыштык. Шул сәбәптәндер сугышның иң кызу елларында: “ Вәт Галиәхмәт исән икән, дезертир булып, өй башында ята, төнен, халык йоклагач доньясын рәтли, юнәтә”- дигән хәбәр тарала. Хатта дезертир тотып дан казанырга теләүчеләр авылда мед.работница булып эшләгән, Кушнаренко районыннан килгән сыңар күзле Ямлиха җитәкчелегендә йортны уратып, караулап та яталар.

Бу үзенчә әйткәндә “коммунист Ямлиха”ны авыл халкы мәгаен яманлыгы белән әле дә хәтерлидер. Тик группа канлы сугышта геройларча һәлак булган Галиәхмәтне тотып геройлык казана алмый.Оятыннан “похорон” хәбәре китергән кара конвертны тапшырыга көче җитә алмый, яшереп калдырыга мәҗбур була.

Бу яман хәбәрне Хәҗиәхмәт бабай сугыш туктап ике ел үткәч 1947 елда икенче мәртәбәгә үзе юллап, эзенә төшә. Шулай итеп бу сугыш безнең семьяга 5 елга түгел 7 елга сузыла.

Үксез ятим калган кызыкайлар йортта ирләр көткән доньяны көтү генә түгел язгы-көзге ачы җилле, кар буранлы яңгырларда алсыз- ялсыз эшләп үпкәсенә салкын тидереп гомерлек чир алган әниебез белән бергә зурыбыз- кечебез үсеп, заманына, яшәү шартларына карата, киләчәк көнебез өчен спец.белем, профессия алырга да тырыштык.  Һәр кайсыбыз “За Родину”- дип эшләп, юк- бар зарплатага балалар укытып, караңгы авылларны яктыртырга, ямьләндерегә тырыштык.Заманының медаль, грамота, кыйммәтле бүләкләрен дә ала алдык. “Ветеран Труда” исеменә лаек булдык.

Шуның белән бер рәттән зур семьялар тәрбияләдек. Детсад, ясли кебек балалар тәрбияләү йортларының ярдәменнән башка, өй шартларында 5-6 шар баланы сау- сәләмәт, зиһенле, эшсөяр итеп үстерә алдык. Әти  сугышка киткәндә 5 яшлек булып калган сеңлем Асия-финансист һезмәт ветераны булды;

Монысы мин. Ләйлә укытучы- пенсионер “Хезмәт ветераны”.

Сеңлем Шәһидә- әтидән 3 айлык булып калды. 9 яшеннән колхозда эшләде, тимер юлында эшләде, һезмәт ветераны булды;

Сеңелем Сара. Әти киткәндә 9 яшендә иде. Укытучы, хезмәт ветераны булды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Происхождение, становление и настоящее татарского народа