Ч-Чупан авылы- сугыштан соңгы еллар

учителя школы Ч-Чупаново 1956 год.

Алда Ч –Чупан авылы мәктәбе коллективы 1946 нчы елда. Монда канлы сугыш юлларыннан исән-сау туган туфракка әйләнеп кайта алган Вахитов Заһи, янәшендә хатыны Мәрьям. Хәҗиәхмәт бабай, Миңнебаев Гайзетдин, янәшәсендә иптәше Фәтхия, Фәттәхов Фазлый.

Артта сугыш юлыннан беренче группа инвалид булып кайтуына карамастан, бар көченә семьясы йөген үз өстенә алып, олы агай булып- атай урынына хәстәрлек күрә алган, һәм авыл, мәктәп, колхозның барлык көндәлек эшләренә башы- аягы белән чумып, теше- тырнагы белән чиренә бирешмича яшәргә тырышкан, укытучы хезмәтен 41 ел буе уңышлы башкарырга көче җиткән Фахретдинов Әхмәлетдин янәшәсендә апасы Каемә һәм энесе Габдулла булыр.

Сугыштан соң бабайның сәләмәтлеге йомшара. Радикулит белән йончып, мәктәпкә урам кәртәләренә тотына- тотына барып кайтуын хәтерлим. Кулына таяк та алгалый иде.

Әйе, гомер шулай үтә. Ул директорлыкны сугыштан кайткан Минебаев Гәйзигә биреп, үзе әле      һаман завуч булып калды. 1950 елда пенсияга киткәч тә авылның общественный тормышыннан аерылмады. Бер мисал китерәм. Сугыш беткән елны без үсмерләр 7нче классны тәмамлап, спец. образование алыр өчен, укуыбызны дәвам иттерү максаты белән уку йортлары булган җирләргә китергә ниятли идек. Авылда әкренләп сугыштан исән- сау әйләнеп кайткан ир затлары да арта башлады. Без- балаларга калган авылны үз кулларына алып китәрдәй кешеләр күренде. Ләкин…. бу исән кайткан кешеләр, исән калуларына, илгә әйләнеп кайтуларына шатланып дәррәү эшкә тотынасы урынга, моңа хәтле катын-кызлар, балалар, карт- корылар күтәргән авыр йөген үз кулларына алу урынына һәр кайсы: зав ферма, бухгалтер, кассир, иң кәмендә конюхлыкны бүлешеп, хуҗа булып, боерып йөрергә телиләр иде.

Безнең кебек аталары үлеп калган ятимнәр, тагын да ныгырак ятимлеккә калдык бу чорда. Үзләре белән янәш барып сугыш яланында геройларча һәлак булып калган фронтовик балаларын һич кенә да кызгану, хәленә керү, ярдәм итү хисе белмиләр, ә күбрәк эшләтергә генә тырышалар кебек иде бу бәндәләр.Ул кешеләр хәзер юк инде. Балаларының күңеленә авыр хәтирә килмәсен дип исемнәрен атамыйм. Минем уемча андый кешеләр сугыш ечендә дә үзенең башын сау чарасын күренкырап йөргәндер, әйләнеп кайткач та ил файдасын түгел үзен генә кайгырту ягын карагандыр. Һәм әле дә “Мин участник!” дип күкрәк кагып, аягында чак басып торган, хәзер инде бик сирәк кенә калган, бар гомерен мескен булып- тол үткәргән, погибший хатыннарын этә- төртә алга ынтылалар, хөкүмәтнең булган- булмаган льготаларыннан файдаланып, уважение тәлап итәләр. Менә дальше да шундый кешеләр арасында яшәргә тиешь булган без ятимнәрне яклап, хәстәрләүче дә Хәҗиәхмәт бабай булды.

Безне колхозның төп рабочий көче санап укуга чыгарып җибәрергә теләмиләр иде. Хаҗиәхмәт бабай авылдан 45 км ераклыктагы район үзәге Зилаирга кулына таягын тотып җәяүләп юлга чыкты. Юл үргә карасаң, биек агач башлары очыннан кояш нурлары такта ярыгыннан төшкәндәй чак кына күренгән калын урманнар, үрле- түбәнле, чокыр- чакыр, текә тауларны менә, төшә бара. 70 яшенә җитеп барган кешегә атлап барып кайтуы җиңел түгеле ачык. Ләкин карт решительный, ничек тә балаларны надан калдырмаска кирәк! Әйе, ул райсовет председателе Максютовны күреп, хәлне аңлатып, авылның 15 ләгән үсмеренә укырга китәргә рөхсәт кәгазы яздырып кайта. Менә шул кәгазь белән сугыштан соңгы тәүге партия- яшьләр 14 кыз һәм малай авылга иң якын дип исәпләнгән Темәс Баш. Пед. Училищесенә укырга чыгып киттек, автобуска утырып түгел. Аягыбызда ак җөннән бәйләнгән носки белән йомшак ак юкә кабыгыннан үрелгән чабата, ул озын юлга түзәрлек итеп, нык тукып үрелгән. Өстебездә иске- москыдан рәтләнгән юк- бар кием, аркабызда телемләп киптерелгән бәрәңге, алабута оныннан пешерелгән күмәч, барлык уку кирәк- яраклары, запас кием салымнарыбыз тутырылган капчык. Ул кечерткән капчыгы, очларыннан юкә мунчаладан эшләгән бау белән, ауызына китереп бәйләнгән, аркага асырга ятешләнгән. Кулыбызда 1-2 литр чамасы катык салынган каен тузыннан эшләнгән тырыс. 120-150 км юлны без аркабыздагы 20 кг нан артык йөк белән 3-4 көн буена (һәр көн 40-45шәр км) чамасы җәяүләп атлавыбызга, аякларыбызның табаны, бармаклары кабарып тишелгәләвенә, аркабызның авыр йөктән кәкерәеп, турая алмый катып китүенә карамастан күңелебез күтәреңке, хәтта шаяргалап, көлгәләп тә алабыз. Чөнки алдагы киләчәгебезгә өметебез бар.

Ләйлә Заитова 1947нче ел. Педучилищеның өченче курсы.

Гөмернең соңы якыная башлагач, Хәҗиәхмәт бабай, яшенә карата яшәр өчен уңайлырак урын езләп, үзенең туган ягы: Дәүләкән, Раевка якларына йөреп анда яшәп яткан ике-туган Шаһимәрдән Заитов (Дәүләкәндә) һәм башка агай энеләрен күреп, киңәш-уңаш корып кайтты. Раевка поселыгында яшәгән туганы Миңнулла бабай һәм аның балалары белән табышып, шунда күчеп кайтты, бу 1954-1955 еллар иде. Охшамады Хәҗиәхмәт бабайга базарга бәйләнгән тормыш.Гомеренең иң толковый елларын үткәргән Уралына кире әйләнеп кайтты.Тик Ч-Чупанга түгел (ул бик төпкелдә), өлкән агасы Шаһиәхмәтнең семьясы яшәгән Күгәрчен районындагы Кызылташ авылына кайтты. Бу авыл халкы аны үз итеп хөрмәтләп каршы алды. Акыл иясе картны депутат итеп сайлады. 5-6 ел эчендә ул бу кечкенә авылга мед. пункт, магазин ачтыра алды. Авыл уртасмына юл ярып кереп килгән Әнәк елгасының руслосын борырга, авылдан иркен дөньяга чыгар өчен борма- борма-“буйлау” дип аталган юлны машиналар йөрерлек хәлгә китерерлек итеп төзәтергә, эшләтергә көче җитте.  Гәмүмән бу авыл халкына яшәр өчен уңайлыклар булдыруны хәстәрләде.Тынгысыз карт хәзер үзенә картларга мал, кош- корт тотмыйча, мәшәкатсезерәк яшәргә урын эзләп Исәнголга килде. Монда магазиннар күп, әзер ипи, сөт, ит һәм башка ризыкларны яфаланып мал асыракмыйча да, магазиннан сатып алырга була.Тагын да Зәкия апасының улы Искәндәр дә монда яши юк-юк та аңа таянырга була. Картның уе шулай иде. Шулай итеп Хаҗиәхмәт һәм Зиада Заитовлырның соңгы юлы Исәнгол авылында тукталды.

Бу урында Шаһимөхәммәт картатайның бердәнбер кызы Зәкия турында кыска гына мәглүмәт биреп китәм. Төскә бик чибәр; урта гәүдәле уңган кыз авылның иң калын нәселе дип исәпләнгән Фахретдиновларның берсе, озын- таза гәүдәле, баһадир егет, оста гормоньчы, патша армиясының орденлы морягы Зәйнетдинга кияүгә чыга. Күп бала үстереп тату гомер итәләр. Зәйнетдин бабай хәленнән тайганчы шушы авылга хезмәт итә. Бу семьядан да тәртипле , уңган, белемле укытучылар, финанс работниклары чыга.

VII- 1970 нче еллар

Ч-Чупанда Заитовлардан мин яши идем әлен. Авыл мәктәбендә балалар укыттым. Сәхнәсендә артистка, яланында агитатор. Өйдә 6 бала. Аларның күбесе 8 не бетереп, тәүгесе Зөмәррә- 15 яшендә бу төпкелдән үзем кебек җәяүләп, татар телендә алган 8 класс белеме белән авылның калган яшьләренә юл салып Уфага, ягьни үзәккә, тәүәкәлләп финансовый техникумга тәгаенләп чыгып китте, бу 1967 ел иде. Билгеле тәүге рейска атасы Әхмәлетдин озата. Шәһәрчә киенгән, русча шартлап торган, ут чәчеп торган шәһәр яшләре арасында, озын- калын толымлы, авылча киенгән, килеш- килбәте белән әллә каян авылдан килгән, чеп- чи татар кызы әллә кайдан аерылып тора бер почмакта кыюсыз гына. Әммә тәүге экзаменда ук шикләнүләре югала кызыкайның: 100 ләгән абитуриентрлар арасында конкурстан үтәрлек оценка ала.  Финансовый техникумны уңышлы тәмамләп Зианчура Районы заведующие соравы буенча Исәнгул авылына старший экономист итеп Райфога эшкә җибәрелә. Бер ел тулуга Зианчура районының тикшерү күрмәгән 30 дан артык база, һәм башка финанс точкаларын тикшереп зур-зур махинациалар ача, делалар основтельно оформить ителеп тикшерүгә тапшырылалар.   Ләкин: “ менә отпускага китәм дип әзерләнеп йөрегәндә, үзе белән бергә эшләгән иптәшләр булып йөргән кызлар “ ял итәргә” дип,Исәнгол яныннан агып яткан Иек елгасы буена чакырып алып китәләр һәм шул китүдән ул исән әйләнеп кайтмый, торган квартирасы Хәҗиәхмәт бабай өендә була. Ул шуннан соңгы юлына китә. Үлемен уйлым- уйлыйм да ул вакытта да “Заказное убийство”-актив эшләгән икән дигән фикердә калам. Кызымның гәүдәсен Исәнгулда җирлибез һәм бер ай үтәгә бу кабергә якын җирдә яшәү нияте белән, җыйган дөньябызны түгеп- чәчеп, йорт җиребезне таратып калдырып, Ч- Чупан авылыннан Исәнголга күчеп киләбез. Калган балаларның да укып белем аласы бар. Исәнгол авылы юл өстендә. Уфа, Оренбург, Магнитогорск якларына җиңел чыгып китәргә, кайтып керергә була. Калган балаларга артабан белем алу җиңелерәк тә булыр. Уй шулай иде. Бит Зөмәррәнең исәнгол белән 70 км ераклыкта булган Ч –Чупан арасын, аю бүреле урман- таулар аша япа- яңгыз җәяүләп кайткан чаклары да булды.

Шулай Ч- Чупан авылында Заитовлар,Жданов, Фахретдиновлар фамилиясе өзелде.Әммә ләкин, алар нигезләгән, аларның хезмәт җимеше булып Зилаир районында Ч-Чупан татар авылы таралмый яшәүен дәвам  итә. Алда үзем Ч-Чупан авылында соңгы елларда эшләгән укытучылар коллективы фото-сүрәтен китерәм.

Коллектив Ч-Чупановской 8 летней татарской школы_ 1969 год.

Алда: Сулдан беренче. Заитов Ләйлә Галиахмәт кызы. Артында 45 ел бергә яшәп гомер иткән, балаларының атасы:

Фахретдинов Әхмәлетдин,

Икенче; Вәкилә Сәляхова-Шаяхметова

Артта; Габделхай Шарипов

Өченче ; Нәзирә Фахретдинова

Артта; Габдулла Фахретдинов
дүртенче: Фәридә Муратова-Гизатуллина

Артта:  Фәрит Гизатуллин

Беренче: Гәлҗиһан Шаяхметова;

Артта: Равиль Муратов Г.

Авылдан Фамилиялар өзелде. Тик туган туфрак, туып үскән җиргә мөһаббәт өзелмәде, бетмәде. Сирәк- сирәк кенә булсада туган авылга килеп чыксам, авылның халкы ачык йөзе, ипи- тозы белән каршы ала. Хөрмәт итә.

 Рәхмәт туган авылыма!

Зур рәхмәт!!

Рәхәт яшә, таралма, тузылма!

Җыр- моңнарны, гомер-гадәтне онытма!

Киң күңелең, ачык йөзең узгәрмәсен!     

Әли мин Москва олкәсенең Одинцово шәһәрендә яшим. Улымның зур булмаган дачасында көн үткәрергә яратам. Дача Можайск шоссесыннан барып, 2км чамасы урман аша, матур бер акланчыкта. Тәбигатьнең чиксез хозур, искиткеч матур бер кочагында. Уралымның барлык- барлык агачлары, җиләк-җимеш куаклары, миләш- балан, чикләвек дисеңме? Карлыган, кура җиләк, бөрлегән, каен җиләге, черника, урманда кырагай хәлдә, йортта утыртылганнары, ниләр генә үсми, бары да бар. Бары да күзеңә карап өлгереп, елмаеп утыралар. Елның языннан алып, көзенә чаклы җиргә нык ышанып сыңар аякларында, маһәбәт шляпаларын кырын салып, масаеп утырган гөмбәләрнең нинди төре генә юк монда!

Иренмә, йөре, кара, кинән!

Язлар җитү белән урман яңгыратып чуп-чуп сайраган кошлар!

Ишет, тыңла, үзең дә кушыл, җавапсыз калмыйлар.

Җирне тишеп чыгып, якты көнгә кояш нурына җемелдәп: “ Әйдә әзерәк төрткелә, хәзер юл ярам, агып китәм”- дип ярдәм көтеп яткан чишмәләр, бары да бар.

Бары да бар! Йөрим карап, хозурланып.

Урал чәчкәләренең, дару үләннәренең берсе дә аерылып калмаган. Менә әле сентябрь бетеп бара, күбесе, ничәнче каткадыр, көз килгәнен исәпкә алмаска тырышып, чекерәешеп чәчкә атып утыралар.

Араларында йөрим, ендәшәм: “ Салкын кышлар якыная, бирешмәгез, калын карлар сезне туңдырмас, язлар җитү белән орлыкларыгыз кояш нурларына җылынып, яңадан җанланыр!”

Шул рәвешле аякларым гәүдәмне Московия урманнарында йөретә, ә йөрәгем тәү тапкыр нәни тәпиләрем белән баскан җиргә, дөресен әйткәндә михнәттән башканы күрмәгән Урал төпкелендәге авылымда.
Юкка гына халык җырламыйдыр:

Ниләр генә итеп сөйләсәң дә, чит-ят җирләр туган җир булмый”.

1999 ел.Москровская область. г. Одинцово.

Л. Заитова.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *